«Өй төзүнең ние бар…»: танып белү-уен программасы (6+)
14 апрельдә 16 нчы санлы китапханә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Өй төзүнең ние бар…» дигән танып белү-уен программасы уздырды. Ул ике өлештән – «киносеанс» һәм танып белү-уен эшчәнлегеннән торды. Программаның беренче өлешендә балаларга төзүче һөнәре белән танышу өчен заманчалаштырылган «Төзелеш техникасы», «Төрле халыкларның йортлары», «Өй төзү», «Өч дуңгыз баласы турында әкият»ләреннән мультимедиалы афиша тәкъдим ителде. Балалар торакның тышкы кыяфәте, төзелеш материаллары һәм төзү ысуллары әйләнә-тирә мохиткә, климат шартларына, анда яшәячәк кешеләрнең йолалары һәм шөгыльләренә бәйле булуы турында белде. Китапханәче аларның игътибарын үзенең махсус экипировкалы киеменә юнәлтте, ул эш урынында хезмәткәрләрнең зарарлы һәм куркыныч факторлардан саклану өчен индивидуаль саклану чарасы. Шулай ук төзелеш барган мәйданчыкларда эшчеләрнең куркынычсызлыгы өчен каска киеп йөрергә тиешлеге ассызыкланды. Танып белү-уен өлешендә Төзүчеләр гимны астында нәни китап сөючеләр «Тыңла-тыңла, һөнәреңне тыңла», «Архитектор», «Безнең каланы кем төзегән», «Эш өчен бу кемгә кирәк» уеннарында актив катнашты, ә «Һөнәрне ата» ассоциацияләр уенында эш кораллары салынган тартмадан предметлар алынды, ә балалар аның буенча һөнәрләрне ачыклады. Шуннан соң малайлар һәм кызлар бик теләп төзелеш һөнәрләре һәм кораллары турында табышмакларны чиште, «Төзелеш материалларын күчерү», «Чылбыр буенча кирпечләр тапшыру», «Монтажчы» хәрәкәтчән уеннарында уйнады. Программа вакытында шаяру, позитивлык, активлык, әлеге темага карата кызыксыну, командалар арасында ярышу рухы хакимлек итте. Балалар төзүче һөнәре белән танышуларын дәвам итсен өчен, китапханәче аларга Владимир Маяковскийның «Кем быть» китабын калдырды. |